Текст данной песни:
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Мин бит сине күптән оныттым.
Җәй җилләре күптән, күптән агарттылар,
Тараттылар сагыш болытын.
Зинһар өчен, кермә төшләремә.
Уянам да никтер боегам.
Әйтерсең лә, су алмакчы булам
Күптән кипкән сусыз коедан.
Зинһар өчен, кермә төшләремә,
Таң атуга төшләр өзелә.
Көннәремне, елларымны алдың,
Төннәремне калдыр үземә.
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Үртәмәче, көлмә ерактан.
Сине түгел, мин бит яшьлегемне
Шулай сагынам, шулай яратам.
Зинһар өчен, кермә төшләремә...
Минем хәлгә кемнәр төшенә?
Сөям хәзер бары, бары хыялымда,
Яшим хәзер бары төшемдә.
Видос:
Видеоклип ”Милләтебез хәзинәләре”
Можга балалары узган ял көннәрендэ мәркәзебез Казаннан кайттылар. 15 яшүсмер “Идел” лагереның «Милләтебез хәзинәләре» сменасында матур ял итеп, мәктәпкә барыр алдыннан көч туплап кайтты. Лагерь тормышы һәм күңелләрендә калган кичерешләре хакында яшьләр безгә дә сөйләделәр.