Текст данной песни:
Туган телдә җырыбыз
Кояш кебек кадерле,
Туган җир ул бер генә.
Туган илдә безнең җыр
Яңгырасын гел генә
Туган телдә җырыбыз,
Матур да соң көебез.
Әйдә, дуслар, бергәләшеп
Биеп җырлыйбыз.
Кояшка гөл үрелә,
Донья нурга күмелә.
Туган илем, Туган тел
Якын, газиз күңелгә.
Аяз булсын күкебез,
Якты кояш көлсен гел.
Туган илем, Туган тел
Тыныч-имин булсын гел
Видос:
Видеоклип Можгада – Туган тел елы.
Туган тел елы кысаларында безнең шәһәребездә Туган тел, татар мәдәнияте көннәре, «Энҗе бөртекләре» фестивале, “Чәк-чәк бәйрәме” һәм башка бик күп чаралар үткәреләчәк.