Текст данной песни:
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр ул.
Йокла, улым, йом күзен,
Йом, йом күзең, йолдызым
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.
Әлли бәлли көйләрмен
Хикәятләр сөйләрмен
Бәхетле бул диярмен
Синең төләкне төләрмен
Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, син, син, син