Текст данной песни:
"тан гына"⛅
1)Алда булыр чәчәгем,
Гөл дә булыр чәчәгем.
Ал чәчәгем, гөл чәчәгем,
Син минем киләчәгем.
Кушымта Әй, таң гына, таң гына,
Ә таңы чулпан гына.
Абынсам да, егылсам да,
Каушамас булсаң гына(2 кат).
2)Яннарыңа килермен,
Кочагыңа керермен.
Кочагыңда сыйпап, сыйпап,
Чәчләреңне үрермен.
Кушымта Әй, таң гына, таң гына,
Ә таңы чулпан гына.
Утта янмас, суда батмас,
Маягым булсаң гына.
3)Бергә- бергә берләшеп,
Күгәрчендәй гөрләшеп.
Без үтәрбез тормыш юлын,
Ятлар калыр көнләшеп.
Кушымта Әй, таң гына, таң гына,
Ә таңы чулпан гына.
Мин янганда, син дә янган,
Чулпаным булсаң гына.