Текст данной песни:
Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк? 2р
Сезнең өчен җыр җырларга
Сандугач теле кирәк
Ай җаный, вай җаный,
Сандугач теле кирәк.
Уфа Казан юлларының
Баганалары чыршы. 2р.
Башларыңа моңнар төшсә
Сез дә булырсыз җырчы. 2р.
Безнең урман куе урман,
Карап үтәргә кирәк.-2р
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең якларда сирәк.-2р
Әй май үтә, май үтә,
Май үтә дә, җәй җитә.-2р
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.-2р.